Мәктәпкәчә балаларның интеллектуаль үсеше

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Печище балалар бакчасында  “Математика фәне аркылы баланың интеллектуаль үсешен тәэми итү” дигән семинар – практикум булып узды.

Баланың логик һәм интеллектуаль үсеше көннән – көн яңа технологияләргә нигезләнеп үсеш кичерә. Тәрбиячеләргә бу көнне ачык “Танграм – тәҗрибә тактасы” дигән педогогик чара күрсәтелде.

Никитин шакмаклары һәм К.изенер таякчыклары дидактик материаллары мөмкинлекләре турында мастер – класс оештырылды.
Махсус укыту уеннарын даими куллану балаларда математика фәненә кызыксыну уята, аның ми эшчәнлеген киңәйтә, математика фәненә сыйфатлы хәзерләнү юлларын билгели.

Моннан тыш район тәрбиячеләре дә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты:
-    Биряльмина Татьяна – Мәйдан мәктәбе – STEAM – лего технологиясе;
-    “Солнышко” дан  Азмуханова Виктория һәм Раиса Кольцова “Логик – математик уеннар” буенча мастер – класс;
-    ГАОУ «Школа Иннополис» Якушова Ирина һәм Кәримова Ләйлә “Нокта, нокта, өтер” авторлык программасы;
-    Макулылдан  Лена Мурзагильдина һәм Екатерина Мураткина үзләре ясаган башваткычлар  белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International