Өлкәннәр белән музыкаль терапия

2018 елның 9 ноябре, җомга

“Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йорты”нда төрле  технологоя, эш формаларын музыка аша  комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә, чөнки   бу кешеләрнең эчке  борчылуларын  бетерергә ярдәм итә.Интернат- йорт хезмәткәрләре төрле жанрдагы музыканы куллана.Гадәттә,сенсорлы бүлмәдә классик музыка   һәм табигать тавышлары яңгырый.Бу вакытта  алар пластилин белән эшли, рәсем ясый, гардено терапия, арттерапия , хобби- техника белән шөгыльләнә. Язгы- көзге чорда  фонтан янында, беседкада, территория буенча прогулка вакытында да  җыр һәм музыка  аларга ял бирә. Репертуар төзегәндә, әлбәттә, аларның теләкләре, төрле юбилей һәм бәйрәм  истәлекле даталар  искә алына.  Һәр пәнҗешәмбе көнне”Мин яратам сине, тормыш” җыр яратучылар клубы утырышы уза, анда баянга кушылып яраткан җырларын башкарырга мөмкинлек  туа.Күптән түгел бездә кунакта гитарасы белән  автор башкаручы Е. Скрябин булды. 70-80 нче елгы җырлар  һәрберсенең күңел кылларына кагылды, бик яратып тыңладылар, таныш җырларны кушылып бергә  башкардылар. Интернат-йорт хезмәткәрләре музыка белән эшләүнең олы яшьтәге кешеләрне активлаштырырга нык ярдәм итә дип уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International