“Урман күз яше” проектында җиңүче

2018 елның 9 ноябре, җомга

1 нче ноябрьдә ТР ның Министрлар кабинетында ТР бюджетыннан коммерцияле булмаган  оешмаларга социаль проектларга нәтиҗәләр ясалачак.

Конкурска барлыгы 35 районнан 199 гариза керде. Проектларга бүленә торган субсидияләр турында сүз барды. Аларның 7 се кабул ителмәде.

Ә Югары Ослан районыннан киткән 3 гариза да үтте:

-     Югары Осланның ветераннар Советы тарафыннан “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” проекты,

-    Яр Морквашы авылы мөселманнар мәчетенең “Урман күз яше” проекты,

-    Югары Ослан профсоюзлары оешмасының “Ачык һава астында музей” проекты.

Алар арасыннан су чыганагы инешне торгызу буенча Яр Морквашы авылы мөселманнар мәчетенең “Урман күз яше” проекты барлыгы 91 балл җыеп җиңеп чыккан.

Чишмәне торнгызырга 326 мең 169 сум акча бүлеп бирелгән.

Бу чишмәнең үз тарихы бар. Аны матурлатып, янына беседка эшләячәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International