Татарстанда”Син – эшмәкәр” дигән федераль программага теркәлү бара. Аның төп максаты – кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгын стимуллаштыру, аларны эшмәкәрлек эшчәнлегенә тарту.
Конкурста 14 тән 30 яшенә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Бу программа үзенең бизнесы булган, яисә аны ачарга хыялланган, идеяләрен тормышка ашырырга омтылучы яшүсмерләр катнаша ала.
Программада: үзенең бизнес – проектын булдыру буенча кейслар, семинарлар, эшлекле уеннар, тренинглар, мастер-класслар, дискуссия клублары.
Анда катнашу өчен сайтка (molpred116.ru) гариза язарга һәм махсус тест үтәргә кирәк.
Телефон - 89518986586 (Гульфия).