9 нчы сыйныфларда рус теленнән телдән имтихан биреп карау

2018 елның 9 ноябре, җомга

Балаларны рус теленнән сөйләтеп карау ул Концепцияне тормышка ашыруның бер юнәлеше булып тора. Бу чыгарылыш имтиханының нәтиҗәләре алга таба укучыны дәүләт йомгаклау аттестациясенә алып бара.

Әлеге киң массалы апробаөия 2017 нче елның көзендә республика районнары мәктәпләрендә узган иде. Анда безнең районнан гимназия, Иннополис, Татар Борнашы, Шеланга һәм Макыл мәктәпләре укучылары катнашкан иде.

Ә 2018 нче елның 9 нчы ноябрендә Югары Ослан, Куралово һәм Октябрьский мәктәбе укучылары шундый ук проөедура аркылы узды.

Аның нәтиҗәләре буенча Куралово мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды, анда һәр баланың бүгенге көнгә хәзерлек дәрәҗәсе турында анализ ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International