Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!
Хөрмәтле районның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез.
Сезнең хезмәт халыкның куркынычсызлыгын, сәламәтлеген, батырлыкка омтылышын күрсәтүче ер үрнәк булып тора. Сезнең җинаятьчелеккә каршы көрәшегездә иң яхшы сыйфатларыгыз чагыла – көчегез, мәрхәмәтлегегез, батырлыгыгыз.
Сезгә эшегезгә тугырылыклы булып калуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Тагын да зур рәхмәтемне эчке эшләр органнарында эшләп чыккан ветераннарга әйтәсем килә. Аларның районга китергән җиңүләре, тәҗрибәсе безнең өчен бик кыйммәткә ия.
Сезгә алга таба уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телим!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов