Казанның митрополиты Митрополит Феофан бүген Югары Осланга килде.
Ул районыбызның Свято-Николо-Ильинской чиркәвендә беренче тапкыр иде. Бүген ул прихожаннар алдында литургия укыды, чыгышында бигрәк тә яшь буынны гаиләдә дөрес тәрбияләүгә акцент ясады. балаларны яшьтән үк чиркәүгә тартырга өндәде.
Чиркәүгә Казаннан профессиональ проваславный ирләр хоры да килгән иде.
Ахырдан митрополит Феофан килгән балаларны баллы ризыклар белән сыйлады.