Элекке офицерлар булмый – бу факт. Профессиональ бәйрәм алдыннан парадка килгән кебек районның эчке эшләр бүлеге ветераннары тантаналы бәйрәмгә җыелды.
Район культура йорты сәхнәсеннән эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Л.С, район прокуроры Василий Егоров, РОВД башлыгы Олег Хохорин һәм ОВД ветераннары Советы рәисе Лилия Хөрмәтуллина котлады.
Полиция башлыгы ветераннарга (Владимир Семин, Сергей Плеханов һәм Илсояр Мухутдиновага) Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм Яшьләр клубында чәй өстәле артында дәвам итте.