8-20 нче ноябрь көннәрендә җәядән ату буенча Якутия җыелма командасы “Свияга” комплексында укыту тренировкалары үтәләр. 2019 нчы елгы укучылар Спартакиадасына аларны Татарсмтанның тәҗрибәле тренерлары хәзерләячәк.
Татарстандагы бу чара инде традициягә әверелеп бара. Алар монда 2015 нче елдан бирле хәзерләнә. Мондагы көчле тренерлар аркасында күп кенә шәһәрләрдә без инде почетлы пьедисталга күтәрелдек.
“Свияга” комплексын тикмәгә генэ Россиянең һәм Европаның иң көчле спорт үзәге дип атамыйлар.
Иң зур рәхмәтне алап тренерлар командасы президенты С.К. Деминга юллыйлар.