Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

“Россиядә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү” федераль законы кысаларында хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә 20 нче ноябрьдә ил буенча балаларга хокукый ярдәм күрсәтү Көне узачак.

Район администрациясе бинасының актлар залында Эчке эшләр Министрлыгы, суд приставларының федераль службасы, социаль яклау бүлекләре, адвокатлар һәм нотариуслар инвалид, ата-анасыз калучылар, ятим балаларга түләүсез ярдәм күрсәтәчәкләр.

Алдан язылып кую өчен телефон: 2-12-65 с 8.00 до 17.00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International