Бергә диабетка каршы

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан хастаханәсендә диабет белән авыручылар көне игълан ителде. аны оештыручы – “Татарстан Республикасының диабетлар Ассоциациясе” иҗтимагый учреждениесе.

Ул Ассоциация ТР ның Сәламәтлек саклау Министрлыгы белән берлектә 2008 нче еолдан бирле республиканың үзәк хастәханәләрендә әлеге чараны үткәрә. Бу юлы ул безнең районга туры килде.

Катнашучылар алдында башта Ассоциация директоры Р.Байдамшин, аннары район Башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Л.С. чыгыш ясады. Аларның сәламәтлекне ныгыту һәм вакытында профилактикалау турындагы сүзләренә район хастаханәсенең баш врачы А.Смирнов та килеп кушылды.

Бу чарада авырулар өчен консультация, диабет вакытында үз-үзеңне контрольләү турында интерактив семинар, мобиль лаборатория, авырулар өчен күргәзмә дә эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International