“Законнарны бел һәм хөрмәт ит!

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Хокук сораулары белән без бик еш очрашабыз. Кеше җинаять юлына басып, аны җаваплылыкка тарткач кына кирәк дигән уйдырма дөрес түгел. Ә бит көн саен без хокук бозулар белән очрашып торабыз. Үзеңнең хокукларыңны белү, аларны тормышта кирәгенчә куллану бар кешегә дә зарур.

13 нче ноябрьдә Район китапханәсендә Югары Ослан гимназиясенең югары сыйнф укучылары өчен "Законнарны бел һәм хөрмәт ит!” дип аталган хокук дәресе булып узды. Ул яшьләрнең җинаять, административ, дисциплина һәм гражданлык – хокукый юридик җаваплылык законнарына багышланган иде.

Чара электрон презентация рәвешендә төзелгән иде.    Хокук темасына викторинада үзләрен көчле итеп түбәндәге укучылар күрсәтте:

1    нче урын -  Мусина Ралина,

2    нче урын - Тиханчук Ксения,

3    нче урын - Мухаметзянов Данир.

Алар  Диплом һәм призлар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International