Йомгаклау сочинениесе – йомгаклау аттестациясенә кертелү билгесе.
Шуңа күрә район рус теле укытучыларының район методик берләшмәсе балаларга уку елы дәвамында берничә тапкыр сочинение яздырып карыйлар.
Бүген районның барлык 11 нче сыйныф укучысы 5 нче декабрьдә республика тарафыннан уздырыла торган сочинениегә хәзерлек максатыннан сочинение язып карый.
Андагы темалар түбәндә күсәтелгән:
1. Кешенең 3 кайгысы бар: картлык, үлем, начар бала” (В.А.Сухомлинский).
2. Сез А.Н.Крыловның: “Хыял белән идарә итә белергә кирәк, алай булмаганда ул рульсез корабль кебек теләсә кая агарга мөмкин” дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз?
3. Ж. Вольфромның: “Дөреслеккә гел үч белән җавап бирәләр” дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз?
4. П. Казальсның: “Осталык әле рәссам ясамый!” дигән сүзләре белән килешәсезме?
Барыгызга да үз көчегезне сынап карауда уңышлар телибез!