Патрикеевода яңа суүткәргеч барлыкка килде

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «2013-2020 нче елларда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасы кысаларында Патрикеево авылында яңа суүткәргеч ачылуның тантаналы чарасы булып узды.

Анда ТР Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Н.Титов, Министрлыкның инвестицион икътисад  бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, Югары Ослан районы башлыгы М.Зиатдинов, ТР Газификация фонды генераль директоры урынбасары Ф.Гатауллина, бу өлкәдә эшләүче белгечләр катнашты.

Авыл халкы өчен бу бик куанычлы хәл, чөнки алар озак еллар буе җәен дә, кышын да чишмә суыннан гына файдаланганнар. Һәм су кайчандыр өйләренә кадәр керер дип уйламаганнар да. Суүткәргечнең озынлыгы барлыгы 3,6 км тәшкил итә. 53 хуҗалык суны өйләренә кадәр сузды.

Кунаклар авыл халкын бу тарихи вакыйга белән котладылар.

Район башлыгы Марат Зиатдинов бу эшне намус белән башкаручы ТР Газификация фонды генераль директоры урынбасары Фәридә Гатауллина, ООО «Альтаир» һәм «Альтаир - 1» генераль директорлары Айрат Хуснутдинов һәм Ринат Миначевка бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International