Иннополис – гаилә шәһәре. Анда бүгенге көндә 3000 кешегә 661 бала.
Шуңа күрә бүген шәһәр халкы өчен зур бәйрәм. Анда хосусый балалар бакчасы барлыкка килде. 1,5 нан 5 яшенә кадәр булган 60 бала бүгенге көннән кайгыртучан тәрбиячеләр кулында иртәдән кичкә кадәр вакытын үткәрәчәк.
Бакчада аларны менталь математика, арт – занятие, тиз уку, ком терапиясе һәм башка файдалы шөгыльләр көтә.
Ура! Иннополис та хәзербәхетле балалар тагын да артачак.