“Социаль куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләрдә балигъ булмаган балаларның хәлләрен мониторинглау” мәгълүмат системасына 4 сигнал картасы килде. Шуның нигезендә “Өмет утравы” социаль ярдәм күрсәтү Үзәге профилактика субъектлары белән берлектә утырыш үткәрде.
Анда 7 баланы эченә алган 4 гаиләнең хәле каралды. Аларны реабилитацияләү планы төзелде. Нәтиҗәдә 3 гаилә ведомство учетына куелды.