20 нче ноябрьдә районда Балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган чаралар узды.
Сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр администациянең актлар залында ТР эчке эшләр Министрлыгы, федераль суд приставлары идарәсе, социаль яклау бүлеге вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, ятим балаларга, инвалид балаларга һәм аларның ата-аналарына түләүсез хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Бу темага мәктәпләрдә класс сәгатҗләре, әңгәмәләр һәм лекөияләр узды.