20 нче ноябрьдә район башлыгы марат Зиатдинов ТР президенты Р. Миннеханов катнашында узган ТАССР ның Югары Советын сайлауга багышланган җәмәгатьчелек җыенында булып кайтты.
Берсүзсез, Татарстан бүген югары икътисадлы, тотрыклы социаль сфералы, яхшы эшли торган хакимиятле, уңышлы үсеш алган җәмгыятьле булуы белән Дәүләт Советының дәрәҗәсен тәшкил итә.
Президент әйтүенчә. бу сайлауларның көчле ягы – парламентка төрле катлам вәкилләрен тарту.
Парламент эшчәнлегенең иң зур өстенлеге - аның РФ Дәүләт Думасы белән бердәмлегендә, - диде Президент.