20 нче ноябрьдә Казанның А.Н.Туполев исемендәге милли эзләнү техник университетында “Россия педагоглары: мәгарифтә инновацияләр” дигән форум булып узды.
Аның эшендә Югары Осланның “Березка», «Радуга», «Солнышко» һәм Куралово балалар бакчалары катнашты. Алар хәзерге заман мәгариф культурасын формалаштыру алымнары белән таныштылар: QI һәм EQ, «цифровой иммигрант» һәм «цифровой абориген», мәгариф системасында дәүләт – иҗтимагый идарә конвециясе белән таныштылар; балаларны укыту проектларына җәлеп итү юнәлешләрен карадылар.
Һәр педагог көн буена 5-6 проект белән танышты. Алар, һичшиксез, бу проектларны эшендә кулланачак.