20 нче ноябрьдә КФУ ның дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбендә ТР ның Кадрлар бүлекләре җитәкчеләре өчен семинар булып узды.
Аның эшендә А.Н. Белов – Президент каршындагы дәүләт службасы һәм кадрлар җитәкчесе, И.Н. Привалов – ТР ның КФУ Югары мәктәп һәм дәүләт муниципаль идарә директоры катнашты.
Беренче чара булып “командообразование” буенча түгәрәк өстәл узды. анда җирле үзидарә органнарын борчыган сораулар көн кадагында торды.
Шулай ук кадрлар эшчәнлегенең системасы, коррупциягә каршы эшчәнлек, муниципаль хезмәткәрләрнең пенсион хәле турындагы проблемалар каралды.
Ахырдан семинарда катнашучылар группаларга бүленеп, Федераль порталның Бердәм инфомацион кадрлар системасы эшен карадылар.