Август аенда шәхси төзелеш башлаганда һәм тәмамлаганда уведомление бирелү турындагы закон үз көченә керде.
Октябрьдә Минстрой аның формасын кабул итте.
Бу уведомлениене застройәик Башкарма комитетка җибәрә. Аны МФӨ аша да җибәреп була. Аны бүгенге көндә Татарстандагы барлык Үзәкләр дә кабул итә.
7 эш көне эчендә хакимият органнары параметрларны тикшереп, аларның нормативларга туры килүен билгели. Шуннан соң башкарма комитет белгечләре төзелешне башларга ярый дигән уведомление бирә.
Төзелеш беткәч бер айдан соң администрациягә тагын төзелешнең тәмамлануы турында уведомление бирелә. Шуннан соң хакимият органнары Росреестрга үзләре күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документларны тапшыра.