Россия беренчелегендә – без тагын беренчеләр!

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Владимир шәһәрендә 19-26 нчы ноябрь көннәрендә  яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге уза.
Анда 40 регионнан 300 дән артык иң көчле спортсменнар катнаша.

Голубина Алеся үзенең тренеры Ришат Мансуров җитәкчелегендә бу ярышларга бик озак хәзерләнде.

Нәтиҗәдә ул Россия беренчелегендә көчле сынаулар аша узып,  беренче урынны яулады.

Бу җиңү белән аларны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International