Бердәм дәүләт имтиханына укучылар да, ата-аналар да инде күнекте. Ләкин бу өлкәдәге үзгәрешләргә әле кеше әзер түгел.
2019 нчы елда узачак математика фәнендәге үзгәрешләр бик кыен кабул ителә. Чөнки 2019 нчы ел йомгаклау аттестациясе предметка төрле яклап якын килүне таләп итә.
База һәм профиль баскычларының нигезе бертөрле, алар мәктәп программасын тәшкил итә. Ләкин профиль баскычында бик каты хәзерлек кирәк.
Безнең районның 56% укучысы шул профиль баскычын бирүне планлаштыра.
Шуңа күрә балаларны алдан хәзерләү өчен Казаннан әйдәп баручы укытучылар килә.
Мондый укыту семинар - практикумы гимназиядә узды.