“Россия символлары. Әдәбият юбилейлары” Бөтенроссия олимпиадалары

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген район китапханәсе, Югары Ослан гимназиясе, Матюшино мәктәбе, Октябрьский һәм Яр Морквашы авыл китапханәләре белән берлектә “Россия символлары. Әдәбият юбилейлары” Бөтенроссия олимпиадасы үткәрделәр.  Бу олимпиадаларны Россия дәүләт китапханәсе, Горький исемендәге әдәбият институты, Тарих һәм В.Даль исемендәге россия әдәбияты дәүләт музее һәм «Просвещение» нәшрияты игълан итте.

Олимпиадада 2 категолия – 7-10 яшь һәм 11-14 яшь билгеләнгән иде. Биремнәр 2018 нче ел язучы – юбилярлары әсәрләре буенча төзелгән иде.

Иң яхшы эшләр ТР балалар китапханәсенә җибәрелде. Ә алар иң яхшыларын сайлап Россия дәүләт балалар китапханәсенә җиңүчеләрне билгеләр өчен җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International