21 нче ноябрьдә Казанның Ленин исемендәге культура йортында ТР ның Архив хезмәтенз 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара булып узды.
Программа бик тыгыз төзелгән иде:
- журналист Максим Шевченко тарафыннан коуч-сессия;
- кинозалда - республиканың архив хезмәтенә багышланган документаль фильм.
Тантаналы өлештә Архив агенствосыныә башлыгы Андрей Артизов, Республика Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов, ТР Архив хезмәте җитәкчеләре, ветераннар катнашты.
Безнең районның Архив хезмәте башлыгы Людмила Спирина Президентның Рәхмәт хатына лаек булды.