Район китапханәсендә АНА лар көненә багышланган “Дөнья ана мәхәббәте белән матур!” дигән кичә булып узды. “Әни” – ул бик әһәмиятле сүз!
Ул безнең белән бергә туып, тормыш сукмагыннан безнең белән бергә атлый. Баланың беренче елмаюы, беренче адымы, беренче сүзе – һәм ананың йөзе кояштай балкуы!
“Җир йөзенең бөтен горурлыгы – аналардан” – дигән М.Горький.
Китапханәчеләр “Аналар көне” дигән презентация аркылы уеннар үткәрделәр. Барысына да кичә ошады.