Эш визиты

2018 елның 23 ноябре, җомга

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов район китапханәсенә эш визиты ясады. Аны бу визитында Г.Камалетдинова һәм М.Назарова озатып барды.

Китапханә хезмәткәрләре район башлыгын бүлекләр структурасы, барлык мәгълүматлар белән таныштырды.

Район китапханәләренең  эш графигы, балаларның һәм өлкәннәрнең китапханәгә йөрү ешлыгы да кызыксындырды район башлыгын.

Соңыннан Марат Галимзяновичка “Туган ягыңны ярату белән...” дигән район тарихында тирән эз калдырган якташларыбыз турында китап бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International