Мондый югалтуларны эченә алган айны исемә төшерә алмыйм. Район ветераннары арасыннан без иң лаеклы, иң кешелекле, иң намуслы кешеләребезне югалттык...
Фәрит Фоатович Сәләхетдинов – 69 яшендә якты дөньядан китте. Ул үзенең баш мие сөягенә кадәр партия члены иде. Үз эшненә бирелгәнлек, район үсеше өчен тырышу, матурлыкка омтылу – тормыш юнәлеше һә кредосы иде.
Мәсхут Закирович Маннапов – Орден кавалеры, райисполком рәисе, планлаштыру бүлеге башлыгы, район Советы ветераннары рәисе.
Василий Иванович Фомин. Гомер буе эштә, сугыш вакытында тылда илгә җиңү яулаган, эчкерсез, батыр райондаш.
Клавдия Александровна Романова – киң йөрәкле, иң профессиональ укытучы. Күпме буыннарга белем бирүче, ветераннар оешмасының иң якты, иң ярдәмчел члены.
Якты истәлек Сезгә, ветераннар!