Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов традицион үтә торган Югары Ослан район Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратының гражданнардан килгән хатлар 1әм аларны үтәү дисциплинасына багышланган утырыш үткәрде.
Хатларның үтәлеше турында Советның һәм Башкарма комитетның гомуми бүлек башлыклары Людмила Федорова һәм Анна Юсупова отчет бирде.
Аерым җитәкчеләр “Телефон белешмәсе” кушымтасында теркәүләрне актуальләштерү буенча башкарган эш турында сөйләделәр.
Район сайтын укучылар саны, анда җибәрелгән яңалыклар, аларның тәрҗемәсе турында сүз барды.
Федотов Александр муниципаль хезмәткәрләрнең Спартакиадасы нәтиҗәләре белән таныштырды.
Тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.