Әниләр көне белән!

2018 елның 25 ноябре, якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар, хөрмәтле әниләребез һәм әбиләребез!

Иң якты, иң җылы, иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелемнән котларга рөхсәт итегез!

Кечкенә кешегз тормыш бүләк итү, аны ашатып һәм тәрбияләп үстерү, аның кимчелекләрен күрмичә, үз балаңның бәхете өчен бөтен гомереңне аңа багышлау – һәр ананың изге бурычы. 

АНА! Нинди бөек исем!
Нәрсә җитә АНА булуга!
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – АНА булуда!

Сезнең гаилә тормышыгызның җылысын тоеп, ирләрегез белән бергә, балаларыгызның кайгыртуы астында, сәламәтлектә озак еллар гомер итүегезне теләп калам! 

Хөрмәт белән, район башлыгы  М.Г.Зиатдинов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International