Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыкларын җыйды.
Утырышта:
- Сергей Осянин - район башлыгы урынбасары - үзара салым акчаларының расходы;
- Фасхетдинов Рәшит – районның хәрби комиссары – көзге хәрби хезмәткә чакырылышның тәмамлануы, контракт хезмәте турында;
- Елена Колесова – Финанс-бюджет Палатасы рәисе җитәкчеләрне хезмәткәрләрнең налог бурычларын түләүләре турында;
- Вячеслав Алифанов - ОАО «Сетевая компания» филиалы башлыгы – җир бүлеп биргәндә электр объектлары булган участокларда район территориаль планлаштыру документларына игътибарны көчәйтү турында һ.б. сүз барды.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.