Авыл хуҗалыгы алдынгыларын данлау чарасы

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Менә авыл хуҗалыгы өлкәсенең дә эшләре тәмамланып килә. Барлык техник культуралар да җыелган. Фермаларда терлекләрне кышлау эшләре бара. Кыш чыгар өчен азык җитәрлек күләмдә хәзерләнгән.

Традиция буенча ел саен авыл хуңалыгы тармагы үз эшләренә йомгак ясарга җыела. Быел бу бәйрәм Куралово авыл җирлегендә урнашкан кунакханә комплексына җыелды.

Бәйрәмне ачып, район башлыгы һәрбер авыл хуҗалыгы промышленносте хезмәткәренә үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры урынбасары Олег Земков кушылды. Ул хезмәт алдынгылары  Николай Андрианов,  Гөлсу Калимуллина, Сергей Мочалов, Гөлчәчәк Ахметҗанова, Гөлчәчәк Илалованы Мактау грамотасы белән бүләкләде. Министрның Рәхмәт хаты Алсу Миннулинага тапшырылды.
          
Шулай ук  Олег Владимирович «Иң яхшы комбайнер” конкурсында җиңүче  Иван Матвеев, Александр Лавонин, Ильяс Халиковларга сертификат һәм акчалата премия тапшырды.
          
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Михаил Леонтьев, Айдар Амутбаев, Александр Кудрявцев, Марина Демидова бүләкләнде.
 
Марат Зиатдинов бигрәк тә юбилярлар Надия Закирова, Владимир Пруцков,  Ирина Калмыкова, Савия Гараевалареы җылы котлады.

Игенчеләр, терлекчеләрнең күбесе намуслы хезмәте өчен акчалата премиягә лаек булды. Инвестицион компания җитәкчеләре дә читтә калмады: үзенекеләргә премияләр өләште.

Чара бик күңелле концерт белән кушылып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International