ТР ның Архив хезмәтенә 100 ел тулу уңаеннан Югары Ослан районында чыганакларның комплектованиесе буенча иң яхшы оешма билгеләнде.
Ул Макыл авыл җирлеге архивы булып чыкты.
Югары Ослан район башлыгы Марат Зиатдинов тарафыннан “Эшлекле дүшәмбе” чарасында Макыл авыл җирлегенең архив өчен җаваплы секретаре Цветкова Лилия Рашидовна бүләкләнде.