АНА – ул фәрештә

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

26 нчы ноябрьдә район культура йортында әниләргә багышлагган чара булып узды. Залда утыручы һәр анага бу концертның сюжет линиясе ошагандыр дип уйлыйбыз.

Аналарның тормыш кадрлары эчтәлеге белән үзгәреп барды. Башта әни бишек янында җырлый, аннары бер мизгел – инде бала үсеп тә җиткән... Беренче елаулар, беренче сораулар, беренче дәресләр, беренче сөю мизгелләре: барысы да ана күз алдында.

Күңелле биюләр (коллективлар -  «Конфетти», «Цветики - Семицветики», «Огоньки», «Ассорти», «Носики-курносики».)  Айсылу Хәйруллова,  Ләйлә Кадырова, Сергей Анохин, Рамилә Бакирова башкаруында матур җырлар, уен-көлке – беркемне дә гамьсез калдырмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International