2016 нчы елның 29 нчы ноябреннән бирле Россия территориясендә “Юмарт сишәмбе” Бөтенроссия акциясе уздырыла.
Россиянең экономик үсеше Министрлыгы бу иҗтимагый инициативаны 2018 нсче елда да күтәреп алырга өнди. Быел аны 20 нче ноябрьдән 4 нче декабрьгә кадәр үткәрү планлаштырылган.
Бу хәйрия акциясенең максаты – культура үсешенә яңа импульс бирү һәм тагын да күбрәк кешеләрне мәрхәмәтлек эшенә тарту.
“Юмарт сишәмбе” – ул бизнес, СМИ, хәйрия үсеше өчен ачык платформа. Аны оештыручылар - Президент Грантлары Фонды, Мәскәү шәһәренең иҗтимагый элемтәләр Комитеты, “Барыбыз бергә” хәйрия җыены, донорлар Форумы, АНО «Благосфера», социаль мәгълүмат Агентствосы.