“Радуга” балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең тәрбиячеләре И.Николаева белән Туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясады.
Алар монда туган як тарихы, халыкның традицияләре, көнкүреше турында күп кызыклы мәгълүмат алды. Шуның белән бергә музей экспонатлары белән таныштылар. Балалар һәрбер экспонатны үз куллары белән тотып карады. Бу экскурсия аларга бик ошады.