27 нче ноябрьдә балалар китапханәсендә Югары Ослан мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен “Нильс белән сәяхәт” дигән уен – викторина уздырылды. Бу чара Сельма Лагерлёфның 160 еллык юбилеена багышланган иде.
Бу швед язучысы турындагы викторина сәяхәт формасында узды һәм әкият геройлары балаларны мәрхәмәтлеккә, түземлеккә, дуслыкка өндәүче бер чара булып бала күңелендә калачак.
Соңыннан барысы да бергә мультфильм карадылар.