Бүген Югары Ослан халкы һәм туристлары өчен бик әһәмиятле вакыйга булды: “Идел йорты” резеденциясен ачылды.
Бу кунак йорты үзенең бик уңайлы матур бүлмәләре, Иделгә караган зур тәрәзәләре, бай китапханәсе ял һәм релаксация урыннары белән кешене үзенә тартып тора.
Аның тантаналы ачылышында район башлыгы Марат Зиатдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, ТР ның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Иванов һәм резеденция хуҗасы Нина Калмыкова катнашты.