“Бердәм Россия” сәяси партиясенә быел 17 яшь тулганлыктан, партия Президиумының Генераль Советы гражданнарны 26 нчы ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр җәмәгатьчелек приемныйларында кабул итәргә дигән карар чыгарды.
Партия Башкарма комитеты бер атна элек кабул итү буенча җаваплы вәкилләргә эш графигын җибәрде. 26-27 нче ноябрь көннәрендә 24 өстәмә приемныйларда гражданнар кабул ителде.
Партия секретаре Марат Зиатдинов 9 кеше кабул итте.
Халык мөрәҗәгать иткән сораулар арасында: эш белән тәэмин итү, җир бүлеп бирү, торак, юллар ремонты, өлешле төзелеш сораулары бар иде. Кабул итүдә тагын Сергей Осянин, Ленар Хакимзянов,Виктор Тимиряев,Закиулла Мингазов катнашты.