Куралово мәктәбендә директор урынбасарлары өчен “Баланың шәхси үсеш траекториясен формалаштыру” дигән темага семинары узды. Бу мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Н.Корнева сыйфатлы белем бирү өчен эффектив шартлар тудыру юллары турында сөйләде.
Семинарның практик өлешендә рус теле, җәмгыять белеме, буенча мастер-класслар, ЕГЭ буенча консультация фрагментлары күрсәтелде. “Шулай ук “Тулы көн мәктәбе” проекты белән таныштырдылар.
Икенче өлештә укытучының профессиональ үсеш сораулары каралды.