“Мин татарча сөйлим дә, эшлим дә”

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бүген “Березка”балалар бакчасында “Мин татарча сөйлим дә, эшлим дә” дигән конкурсның муниципаль этабы узды. Конкурсның төт максаты – балалар бакчалары тәрбиячеләренең үз балаларына туган телне, аның тарихын һәм традицияләрен профессиональ югарылыкта ничек җиткерүен карау.

Жюри беренче “Мин һәм минем балаларым татарча сөйли” дигән видеоролик карады. Иң кызыгы – “Мин сине кызык уенга өйрәтәм” дигән “ирекле микрофон” булды.

Җиңүне “Солнышко” балалар бакчасы тәрбиячесе Виктория Азмуханова яулады. Ул үзенең татар телен яхшы белүе, сәхнә осталыгы белән бар кешене үзенә җәлеп итте.

Ул 13 нче декабрьдә Казанга республика турына барачак.
Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International