Бүген Кайбыч районында “Халыкның актив эшчәнлеген күтәрү һәм авылда хуҗалыкның кече формаларын үстерү” дигән темага Зонаара семинар – утырыш булып узды.
Мондый семинарлар ел саен Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин җитәкчелегендә төрле районнарда уздырыла.
Башта катнашучылар төрле күргәзмәләр белән танышты.
Төп докладны ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры А.Марат Ахметов укыды.
Ахырдан Ф.Мөхәмәтшин һәм Марат Ахметов хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.
Бүләкләнүчеләр арасында Югары Ослан районының Соболевское авыл җирлегеннән Анатолий Самойлов һәм Шелангаавыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров та бар иде.