Онытылмаслык очрашу

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Күптән түгел район сайтында озак вакыттан соң яңадан сәхнәгә менүче артистларыбыз турында Гөлгенә Дәүләтшинаның  «Тамырлар» ның яңарышы» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Бу коллективның тарихын, артистларын һәм репертуарын район халкы бик яхшы белә.

28 нче ноябрҗдә коллектив тулы составта Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылына ( ТР Президентының туган авылы) “Тамырлар” коллективын оештыручы һәм озак еллар җитәкчесе булган Муллахметова Флюра Сөләйман кызының авылдашлары алдында бенефисын үткәрергә барды.

Программа бик күп кырлы төзелгән иде. Монда “Күзләр”драмасыннан өзек тә, җырлы – биюле фольклор да, Дәүләтшина Г.И., Гарипов Х.Г., Садыкова Р.К., Кадырова Л.Ф. башкаруында заманча җырлар да кертелгән иде.
Авыл кулҗтура йортында бер буш урын юк, халык үз авылдашын, туганын һәм якын кешесен күрергә килгән. Монда котлаулар да, чәчәкләр дә, бүләкләр дә башка, чын күңелдән, җанга ятышлы...
Бу чара татар халкын үзенең туган ягына, табигатенә, теленә булган мәхәббәте берләштерүенә тагын бер кат инандык.
Уңышлар телик “Тамырлар” га! Планнарыгыз тормышка ашсын!

Г.И.Дәүләтшина, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International