ГТО нормаларын үтәү

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Чемпион” спорт комплексында ГтО нормаларын тапшыру буенча фестиваль булып узды.

Анда нормативларны тапшыручылар арасында Югары Ослан район Советы һәм Башкарма комитеты, Финанс – бюджет Палатасы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы, ЗАГС бүлеге һәм культура бүлеге хезмәткәрләре бар иде.Тантаналы өлештә бу чараның бик әһәмиятле икәнлеге турындага чыгыш белән Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов чыкты.
А. Федотов нормативлар белән таныштырды һәм судьялар коллегиясен атады.

Район башлыгы иң беренче булып барысына да шәхси үрнәк күрсәтте.  Аңа яхшы хәзерлеге белән Л.Хәкимҗанов, С.Осянин, Л.Никитина килеп кушылды.

Барлык дисциплиналар да бик яхшы дәрәҗәдә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International