Моны 21 нче гасырда авылга тере су килә башлау тарихы дип тә атап була.
Коргуза авыл җирлеге составына керүче Патрикеево авылының табигате искиткеч матур. Аның һәр ягын җәй көне төрле җиләк белән тулган калкулыклар уратып алган.
Шуңа күрә бу җирне параплайдинг белән шөгыльләнүче кешеләр яратып өлгергән һәм мөмкинчелек чыккан саен монда очкычларын җәеп, аннан соң аучылык белән, аннан соң балык тоту, ял итү белән шөгыльләнүчеләр бик күп.
Район үзәгеннән 48 км да урнашкан бу авыл 1646 нчы елдп Починок Патрикеев исеме астында барлыкка килгән.
Аның тарихын район башлыгы урынбасары С.Осянин тарихчы, краевед буларак бик яхшы белә.
Ноябрь ахырларында гына бу авылда чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды: үзәк суүткәргеч ачылды. Моңа кадәр бу төшенчәне авыл халкы теоретик яктан гына күбелгән булса, хәзер алар аны үз күзләре белән үз өйләрендә күрделәр.
Бүгенге көндә авылда 111 кеше яши, аның яртысы гына - хезмәт итүче, эшкә яраклылар. Укучылар 12 км ераклыктагы Коргуза мәктәбенә автобус белән укырга йөри.
Бәлкем бу тарихи вакыйга Патрикеево авылының киләчәк тормышы үзгәрешенә бер этәргеч булыр?!
Моның шулай булачагына ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрының беренче урынбасары Н.Титов та ышаныч белдерде.