Кешенең иммунодифицит вирусы проблемасы - иҗтимагый сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы иң зур проблемаларның берсе.. Бөтендөнья СПИД белән көрәш акциясе кешеләрне үлемгә дучар итә торган бу авыруга каршы көрәшкә чакыру, аның белән авырмас өчен профилактикалау, вакытында диагностика үтү чаралары белән таныштыру өчен бер әһәмиятле чара булып тора.
Бу акция кысаларында район мәктәпләрендә, хезмәт коллективларында, авыруга бирешә торган халык арасында төрле чаралар узачак.
2018 нче ел ахыры мшгълүматларына караганда Россиядә СПИД дагнозы белән 978 443 кеше яши.
Барыгызны да әлеге акция кысаларында Вич – инфекциягә тест үтәргә чакырабыз!