Дәүләт йомгаклау аттестациясе – һәркем тормышында тормыш юлын сайлауда бик мөхим адым.
Район мәктәпләрендә 11 нче сыйныф укучыларының белемнәрен тестлар формасында мониторинглау чарасы бара. Бу укучының хәзерге көнгә рус теленнән һәм математикадан белем дәрәҗәсен билгеләү өчен эшләнә һәм динамиканы күрсәтә. Шуның белән бергә балаларның БДИ (ЕГЭ) га хәзерләнүен дә тәэмин итә.
Нәтиҗәдә һәр мәктәп һәрбер баланың шәхси уңышларының киңәйтелгән билгесен күрәчәк.