Район халкы белән аралашу атнасы

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

26 нчы ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр “Бердәм Россия” нең 17 еллыгына багышланган көннәрдә Бөтен Россия буенча  гражданнарны кабул итү атналыгы уза.

Шимбә көнне Партиянең туган көнендә үткән видеоконференциядә Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәмәтшин партиялеләрне бердәм уңышлары белән котлады.

1 нче декабрьдә татарстанлыларны Ф.Мөхәмәтшин, Мәскәүлеләрне Д.Медведев кабул итте.

Безнең районга килгәндә: иҗтимагый приемныйда һәм 25 өстәмә мәйданчыкларда 36 кабул итү булган. 131 гражданин 114 сорау биргән. Шуларның 69 ы шул ук вакытта җавап алган. Кабул итүдә Партиянең беренчел секретарьлары, авыл җирлеге башлыклары, җирле үзидарә органнарының 22 депутаты катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International