Ел саен 3 нче декабрьдә билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бу көнне үзләренә ветераннар советы рәисе, “Истәлек намусы! эзләнү отряды җитәкчесе Р.Троицкаяны чакырды. Аның белән очрашуга Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары да килгән иде.
- Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында вафат булганнарны искә алу көне генә түгел, ә барлык хәбәрсез югалган сугышчыларны барлау көне дә, - диде музей җитәкчесе Мария Шагиахметова.
Римма Сергеевна укучыларга хәбәрсез югалган безнең район геройлары турында түкми – чәчми сөйләде.
Укучылар ачы язмышлы шигырьләр сөйләде, Р.Троицкая музейга “Татарстан генераллары” дигән китап бүләк итте.