4 нче декабрьдә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр район башлыгы Марат Зиатдинов Яр Морквашы һәм якын тирәдәге авыл халкын һәм гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга 4 кеше җир бүлеп бирү, торак мәсьәләсе, арендага җир кебек сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез: авыл җирлекләрендә гражданнарны кабул итү графигы http://verhniy-uslon.tatarstan.ru сайтында урнашкан.
Район юашлыгына сорауларны 2-18-39, 2-13-38 телефоны аша да биреп була.